Булатова Клара Гариф кызы: «Келәү: Шигырьләр, повесть, хикәя» (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013 ел), «Сәяхәтнамәләр: шигырьләр» (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013 ел), «К со
...
Алга таба укырга »
Бүген 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай нәселенең дәвамчылары белән очрашу оештырыла.
|
Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе дини чара оештырды. Казаныбызның Ш.Мәрҗәни мәчетендә Габдулла Тукай, Усман Әлмиев, Айрат Арслановлар рухына Коръән уку мәҗлесе булып узды. Филармония тарафыннан беренче тапкыр оештырылучы чарада сәнгать ветераннары катнашты.
|
Ямьле яз айлары белән кабат Тукай кайтты. Апрель ае җитү белән бар төбәкләрдә шигырь бәйрәмнәре, Тукай көннәре уза. Ул иҗат иткән сихри әсәрләр менә инде күпме еллар халкыбыз күңелендә бер моң булып яши. |
26 апрель – татар шагыйре Габдулла Тукай туган көне – Татарстанда күркәм традициягә әверелеп, Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне Казанда елдагыча Тукай һәйкәлләренә чәчәкләр китерделәр һәм шәһәр үзәгендә Шигърият бәйрәме узды.
Шигърият бәйрәме бик күп кунакларны, танылган шагыйрь һәм язучылар, галимнәр, мәдәният һәм сәнгать әһелләрен, Габдулла Тукай иҗатын сөйгән кешеләрне җыйды. Шәһәрне әле кояш нурларына күмгән, әле көчле җилл
...
Алга таба укырга »
|
2015 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы дәүләт премиясе лауреатлары мәгълүм булды. Лауреатлар исемлеге тагын бер шагыйрә, рәссам һәм иҗади төркеменә артты. |
Иртәгә, 24 апрельдә, Казанда "Сәләт" йортында (Островский урамы 23) Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан бәйрәм чарасы уздырыла. Татар әдәбияты өлкәсендәге талантлы балалар һәм яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм күрсәтү максатыннан уздырылучы бәйрәм программасына – "Сәләткә нур булган йолдызлар" республика бәйгесе җиңүчеләренең танылган язучы һәм мәдәният хезмәткәрләре белән очрашуы, шигырь укучылар конкурсы, аларны бүләкләү кебек чаралар кергән. Ә шигырь укучылар конкурсы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. |
Бүген Казанның Иске Татар бистәсендә “Тукай укулары” старт алды. Программага китап ярминкәсе, түгәрәк өстәл һәм ветераннар белән очрашу да кергән.
|
Мондый мөмкинлекне «Татарстан музейлары язы 2015» акциясе бүләк итә. Бу атнада республикабызның әйдәп баручы музейханәләре белән генә түгел, ә районнарда урнашкан ядкарханә экспозицияләре белән дә ирекле рәвештә танышырга менә дигән форсат.
|
20-24 апрель көннәрендә Казанда Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында шигырь укучылар җыела. Биредә Габдулла Тукай исемендәге V Бөтенроссия бәйгесенең финал турлары уза.
|
Быел танылган педагог, дәреслекләр төзүче галим Вәли ага Хаҗиевка 105 яшь тулыр иде, аяныч ки, ул 2002 елда (96 яшендә) фани дөньядан мәңгелек йортка күчте. Урыны җәннәттә булсын! Тукайның якын дусларыннан берсе – Вафа Бәхтияровның1 кайбер язмалары, ягъни архивының бер өлеше Вәли агада сакланган. Вәли аганың тол карчыгы Мәстәгыйдә апа шуларны миңа тапшырган иде. Мин аларны тамгасарга (компьютерга) керттем. «Тукай турында замандашлары» исемле китапта бу истәлекләрнең беркадәре басылды инде2. Истәлекләр ниндидер исәп-хисап башкарылган саргылт кәгазьнең чиста ягына гарәп хәрефләре белән төшерелгән. Язмаларда «1942», «1949», «1950» саннары күренә. Язылган еллары, ахры. Кайбер өзекләрне кемдер (бәлки Вафа ага үзедер?) кириллицага күчергән. Җәмгысы өч юка дәфтәр. Тукайга һәм аның замандашларына кагылышлы җирләрне «Безнең мирас» журналы укучылары игътибар ... Алга таба укырга » |