2015 ел Россиядә Әдәбият елы буларак игълан ителү уңаеннан, Россия Язучылар берлегенең Әстерхан өлкәсе бүлеге һәм җирле дагыстан, казах, калмык, әзербайҗан, татар – барлыгы биш милли җәмгыять биш шагыйрьнең шигырьләрен рус
...
Алга таба укырга »
"Шикәрные"лар татар дөньясын тагын бер тапкыр шаккатырырга булган. Бу юлы бөек шагыйребез Габдулла Тукайга рэп укытулары белән. Соңгы араларда “Shikәrnye” төркеменең "Инстаграм", "Манты" кебек клиплары социаль челтәрләрдә зур популярлык казанды. Ә Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановның туган көне уңаеннан видеокотлавы интернетны тагын бер кат "шартлатып" алды. Төркем егетләренең бу чыгышы нинди бәягә лаек булуын вакыт күрсәтер. Әлегә клипны карыйк.
|
Бүген Г.Тукай әдәби музеенда Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләгенә дәгъва итүче кандидатлар белән «Әйдә, халыкка хезмәткә!» дип аталган очрашу булып узды.
|
Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музее Тукай айлыгы уздыра. Бүген бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында барган видеоконференциядә музей директоры Гүзәл Төхфәтова сөйләде. “Быел, Мәдәният елында, айлыкны зур түземсезлек белән көтеп алдык”, - дип белдерде музей директоры һәм музей урнашкан Шамил йортына быел капиталь реконструкция үткәрү ниятләнүе турында хәбәр итте. Гүзәл Төхфәтова сүзләренә караганда, 2 нче апрельдә музейда Халыкара балалар китабы көненә багышланган “Бала күңеле” чарасы узачак. Анда әдипләр, Татарстанның Язучылар берлегенең балалар әдәбияты секциясе җитәкчесе, Татарстан китап нәшриятының баш редакторы Ленар Шәехның, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимованың һәм башкаларның катнашуы көтелә. Айлыкның беренче көннәрендә, 4 апрельдән башлап, музейга бүләк бирү көннәре булачак. Музейга килүчеләр Габду ... Алга таба укырга » |
2015 елда Габдулла Тукай премиясе кандидатлары исемлеге мәгълүм булды. Алар арасында кинорежиссер кандидатурасы да бар.
|
Салонның хуҗабикәсе – милли бизәкле татар киемнәрен тегеп чит илдә халыкка танытучы, үз милләтенең горур кызы булган Пәрхинур Әнвәр кызы Хәсән. Бу эшкә ул балачактан ук әнисеннән күреп кызыгып килгән. Әнисе Сәрвәр кечкенәдән Пәрхинурны татар киемнәрен, түбәтәйләр, яулыклар, сөлгеләр тегәргә өйрәткән. Шул хисләр белән тибрәнеп, балачак хыялын тормышка ашыру өчен ничә еллар буе көч куеп, авыр юллар кичереп, 2004 нче елның январь аенда “Татар киеме салоны”н ача. Әлбәттә, документлар әзерләү, салонның кирәклеген дәлилләү җиңел генә булмый. Салонда 5 хезмәткәр эшли, 6 профессиональ тегү машинкасы сатып алынган. Бу - чит илдә яшәүче татарларыбызның дәүләт ягыннан билгеләнгән татар киемен ясау салонының бренды, билгесе. Билгеле, бу кибеттән татар киемнәренә заказ бирүчеләр саны бик күп булмаса да, Сабан туе бәйрәменә катнашучыларның 95% киеме бу салонда тегелгән. Хәзерге көндә бу салонга Австралиядән, Алма- ... Алга таба укырга » |
Әстерхан өлкәсе милли-мәдәни җәмгыятьләре үз халыкларының бөек шагыйрьләре әсәрләрен тәрҗемә иттерү өчен “Каспий – дуслык диңгезе” исемле иҗади бәйге уздыра. 2015 ел Россиядә Әдәбият елы буларак игълан ителү уңаеннан, Россия Язучылар берлегенең Әстерхан өлкәсе бүлеге һәм җирле дагыстан, казах, калмык, әзербайҗан, татар – барлыгы биш милли җәмгыять биш шагыйрьнең шигырьләрен русчага тәрҗемә итәргә тәкъдим итә. Алар – казах шагыйре Абай Кунанбаев, әзербайҗан шагыйре Сәмәд Вургун, авар шагыйре Мөхәммәт Әхмәтов, калмык шагыйре Николай Санджиев һәм татар шагыйре Габдулла Тукай. Тукай исеме Әстерхан ягында гомер кичерүче татарларга гына түгел, башка милләтләргә дә яхшы таныш. Узган гасыр башында яшәгән шагыйрьнең 1911 елда Әстерханда кунак булып китүе дә мәгълүм. Тукайның иҗатын Әстерхан җирендә танытуга күп көч куйган “Дуслык” татар ... Алга таба укырга » |
24 апрель 18:30да "Фикер" киноклубында Г.Тукайга багышланган кичә: "Тукай 121" киносын карыйбыз!Керү ирекле. Казан, К.Маркс, 41. |
Әстерхан өлкәсе милли-мәдәни җәмгыятьләре үз халыкларының бөек шагыйрьләре әсәрләрен тәрҗемә иттерү өчен “Каспий – дуслык диңгезе” исемле иҗади бәйге уздыра. |
Күренекле дин галиме, публицист, җәмәгать эшлеклесе Муса Бигиевның тууына 140 ел тулу уңаеннан Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда кичә узды. Татар шагыйре Габдулла Тукайның замандашы Муса Бигиев (1875-1949) – каршылыклы чорда яшәсә дә күпкырлы белем алырга омтылган бай эрудицияле, югары зәвыклы галим. Ун ел дәвамында Гарәбстан, Сүрия, Мисыр, Истанбул уку йортларында белем эстәү аның дөньяга карашын киңәйтә, ә Петербург университетында уку аны юридик яктан белемле итә. Дин гыйлемен тирәнтен өйрәнеп, Ислам диненә реформа ясау, аны җанландыру, заманның иҗтимагый тормышы, фәне таләпләренә җайлаштыру идеясен алга сөргән дини-фәлсәфи хезмәтләрен бастыра. Революция елларында дин әһелләрен кысырыклау башлангач кулъязмаларын яшерен рәвештә Германиягә озата. Ислам милләтендә дини, әдәби, иҗтимагый, сәяси мәсьәләләрне үз эченә алган әсәр Гаяз Исхакый мөхәррирлегендә 1923 елда Берлинда, “Исламият әлифбасы” и ... Алга таба укырга » |
Татарстан Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре буенча комиссия 2015 ел премиясенә дәгъва белдерүчеләрдән эшләр кабул итә башлый. Әлеге мәртәбәле премиягә милли мәдәният үсешенә зур өлеш керткән һәм танылу алган әдәбият, сәнгать әсәре авторлары дәгъва кыла ала. Премия шулай ук сәнгать һәм әдәбият өлкәсендә зур фәнни ачыш ясаучыларга да бирелергә мөмкин. Эшләр министрлыклар һәм ведомстволар, дәүләт, иҗтимагый һәм иҗади оешмалар, фәнни учреждениеләр, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре, югары уку йортлары тарафыннан тәкъдим ителә ала. Документлар 15 февральгә кадәр кабул ителә http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/40708-gabdulla-tukay-isemendәge-premiyagә-kemnәr-dәgva-kyilyir?.html< ... Алга таба укырга » |