11:18 Казанда “Йосыф Акчура: мирасы һәм хәзерге заман” Халыкара фәнни конференциясе була | |
29-31 май көннәрендә Казанда “Йосыф Акчура: мирасы һәм хәзерге заман” Халыкара фәнни конференциясе була. Ул төрек эшлеклесе Йосыф Акчураның (1876 -1935) вафат булуына 80 ел тулуга багышлана. Конференцияне ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты, Ульяновск Дәүләт университеты, Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе,Төркиянең Юныс Эмре исемендәге институты оештыра. Чара 29 май көнне сәгать 9 да Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтында ачылачак. Аның 1 нче сессиясе “Йосыф Акчураның фәнни мирасы”, 2 нче сессиясе “Йосыф Акчураның Россиядәге иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге”нә багышланачак. 30 майда конференция үз эшен Ульяновскида дәвам итәчәк. Анда чараның 3 нче, 4 нче сессияләрен үткәрү ниятләнә һәм ул “Йосыф Акчура: биография битләре”, “Акчуриннар нәселе тарихы”на багышлана. 31 нче майда конференциянең дәвамын Ульяновск өлкәсенең Барыш районы Иске Тимошкино бистәсендә уздыру паланлаштырыла. 5 нче сессия “Йосыф Акчура һәм Акчуриннар” темасын яктыртачак. Конференциядә Татарстан, Ульяновск өлкәсе һәм Төркиядән делегатларның зур төркемнәре катнашуы көтелә, диелә оештыручылар хәбәрендә. | |
|
Барлык фикерләр: 0 | |