Бу сайтны яңа шаблонга күчереп утырам. Материалларның күбесе хәзергә урнашып бетмәгән, гафу үтенәм!

Караулар: 538 | Өстәде: angel | Датасы: 12.09.2015 | Фикерләр (0)

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында “Габденнасыйр Курсави: дини мирас һәм татар мәгърифәтчелеге” дип аталган республикакүләм фәнни конференция үткәрелде. Ул дин галиме Г.Курсавиның тууына 260 ел тулу уңаеннан үткәрелде.
Курсавига багышланган җыенда галимнең мирасын өйрәнү һәм популярлаштыру, 2016 елда узачак 260 еллык юбилеена әзерлек чараларын башлау мәсьәләләре күтәрелде.

Конференциядә Татарстан мөфтие беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, нәзарәтнең дәгьват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров һәм Голәмәләр шурасы әгъзасы Габдулла хәзрәт Әдһәмов катнашты. Җыенда галимнәр, дәүләт структуралары һәм иҗтимагый оешма вәкилләре бар иде. Аерым алганда, мөфтият вәкилләре конференциядә катнашучылар каршында Курсавиның Идел буе төбәгендә тәфсир традицияләрен дәвам итүе турында, шамаилләр мисалында татар халкының рухи мирасын яңарту темаларына чыгыш ясадылар ... Алга таба укырга »

Караулар: 688 | Өстәде: angel | Датасы: 13.06.2015 | Фикерләр (0)

18 июньдә 20.00 сәгатьтә Кабан арты мәчете территориясендә (Казан шәһ., Һ.Такташ ур., 26 йорт) “Рамазан чатыры” исемле чара оештырыла. Биредә казанлылар мөселманнарның кунакчыллыгын күреп, аларның күпгасырлык мәдәнияты белән таныша алачак.

Бәйрәм ачылышында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Республика Хөкүмәте һәм Казан шәһәре мэриясе, Россиянең традицион конфессия башлыклары чыгыш ясаячак. Рамазан ае турында музыкаль номерлар, уразага багышланган видеоматериал тәкъдир итү көтелә, дип хәбәр итә проект авторлары.

Чакырылган кунаклар арасында – Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов, Казан шәһәре мэры И.Р.Метшин, Республиканың Хөкүмәт һәм Дәүләт Советы әгъзаләре, муниципаль берәмлекләр вәкилләре, мөселман дәүләтләре консуллары, милли республикаларның вәкаләтле вәкилләре, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, сәясәтчеләр, табиблар, спортчылар һ.б.

... Алга таба укырга »

Караулар: 612 | Өстәде: angel | Датасы: 13.06.2015 | Фикерләр (0)

20 июнь көнне Мәскәүдә Әсадуллаев йортында язучы Гали Еники (Гали Еникиев) белән очрашу узачак. Анда аның яңа гына өстәмә белән басылган “Татарлар мирасы” (“Наследие татар”) китабы тәкъдим ителәчәк. Бу хакта МТСС сайты хәбәр итә.

Гали Еникиев татарлар тарихы хакында дистәләгән китап язган автор. Аның “Чингиз-хан и татары: мифы и реальность”, “Корона ордынской империи”, "По следам черной легенды: правда и ложь о татарах России: истоки, причины, авторы" китаплары бар. Очрашу азагында ифтар уздыру ниятләнә.

Ленар Сөләйманов

http://tatarile.org/news/tt/node/5341

... Алга таба укырга »
Караулар: 608 | Өстәде: angel | Датасы: 13.06.2015 | Фикерләр (0)

Караулар: 582 | Өстәде: angel | Датасы: 13.06.2015 | Фикерләр (0)

Бүген Габдулла Тукай әдәби музеенда “Сабантуй мизгелләре” дип аталган бәйрәм үткәрелә. Чара музейның туган көненә багышлап оештырыла.

Казан – Тукай талантының чәчәк ату чоры, аның шәхес буларак өлгереп җитү, шөһрәт казану дәвере була. Мәгълүм булганча гомеренең соңгы алты елы Казанда уза.

Музей тарихына күз салсак, шагыйрьнең 100 еллык юбилеена аның әдәби музеен ачарга карар кылына. ТАССР Министрлар Советының 1984 елның 4 июль карары нигезендә музейга нигез салына. Музей итеп Иске татар бистәсендә урнашкан Шамил йорты сайлана.

Шагыйрь үзе бу йортта яшәмәсә дә, биредә еш була. Урамның 63 нче номерлы йортында “әл Ислах” газетасында хезмәт итә; музей бинасыннан ерак түгел “Болгар” һәм “Амур” кунакханәләрендә яши, ә музей янындагы элекке Юнысов мәйданыннан татар халкы шагыйрьне соңгы юлга озата.< ... Алга таба укырга »

Караулар: 479 | Өстәде: angel | Датасы: 11.06.2015 | Фикерләр (0)

Иртәгә, 5 июнь көнне сәгать 11.00 дә, А.С. Пушкинның туган көне алдыннан, Казанда “Книга-фест 2015” II шәһәр китап фестивале була. Ул Россиядә Әдәбият һәм Татарстанда Парк һәм скверлар елы уңаеннан уздырыла.

Фестиваль Лядской бакчасында сәгать 16.00 ләргә кадәр дәвам итәр дип ниятләнә. Анда тематик аллеялар һәм төрле зоналар эшләячәк.

Фестивальдә катнашучылар өчен ”Казан утары” күргәзмәсе, “Сугышны кичкән китаплар” сирәк китаплар экспозициясе, “Шәһәр бакчасында ... уйный” концерт мәйданчыгы эшләячәк. Шулай ук, “Пушкин балында” булу, шагыйрь һәм язучыларның әсәрләрен тыңлау, “Ирекле микрофон”га китаплар уку мөмкинлеге дә бар. Моннан тыш, “Укучы Казан” фотокүргәзмәсен тәкъдим итү дә ниятләнә.

Балалар мәйданчыгында мастер-класслар, рольләрне алмаштырып укулар, әдәби ... Алга таба укырга »

Караулар: 565 | Өстәде: angel | Датасы: 04.06.2015 | Фикерләр (0)

Мәктәп укытучыларына 2015-2016нчы уку елында зур ярдәмлек булырлык “Гаилә һәм мәктәп календаре” әзерләнде.

Татар мөселман календарьләре безнең халыкта элек-электән үк бик популяр. Ә ни өчен шундый ук календарьне безнең укытучылар, ата-аналар өчен дә чыгармаска? «Киләсе уку елында көтелә торган иң мөһим даталарны күрсәтеп, “Мәгърифәт”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Мәгариф” басмаларында чыккан иң кызыклы мәкаләләрне кертеп, уку-укыту һәм тәрбия бирү, күренекле шәхесләр турында файдалы язмаларны туплап, календарь чыгару хыялыбыз тормышка ашты – 384 битлек календаребез дөнья күрде», - дип хәбәр итә проект авторлары.

«Кризиска үч итеп, аның бәясен дә күп итмәдек: редакциядән килеп алучыларга – 115,00 сум. 10 данәдән күбрәк сатып алучыларга ташламалар каралган», - ди журналдагылар.

... Алга таба укырга »

Караулар: 528 | Өстәде: angel | Датасы: 03.06.2015 | Фикерләр (0)

29-31 май көннәрендә Казанда “Йосыф Акчура: мирасы һәм хәзерге заман” Халыкара фәнни конференциясе була. Ул төрек эшлеклесе Йосыф Акчураның (1876 -1935) вафат булуына 80 ел тулуга багышлана.

Конференцияне ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты, Ульяновск Дәүләт университеты, Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе,Төркиянең Юныс Эмре исемендәге институты оештыра.

Чара 29 май көнне сәгать 9 да Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтында ачылачак. Аның 1 нче сессиясе “Йосыф Акчураның фәнни мирасы”, 2 нче сессиясе “Йосыф Акчураның Россиядәге иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге”нә багышланачак.

30 майда конференция үз эшен Ульяновскида дәвам итәчәк. Анда чараның 3 нче, 4 нче сессияләрен үткәрү ниятләнә һәм ул “Йосыф Акчура: биография битләре”, “Акчуриннар нәселе тарихы”на ... Алга таба укырга »

Караулар: 570 | Өстәде: angel | Датасы: 28.05.2015 | Фикерләр (0)

Казанга төрки телле журналистлар килде. Төрки дөнья журналистларының II корылтаеның тантаналы ачылышы бүген “Гранд отель Казань”да узды. Форумга 20дән артык илдән - Кыргызстан, Гыйрак, Сүрия, Иран, Молдова, Румыния, Болгария, Греция, Венгрия, Әзербайҗан, Төрекмәнстан, Казахстан, Үзбәкстан һ.б. илләрдән каләм осталары килде.

Әлеге җыенны үткәрү идеясе авторы - Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов. Казанга килгән коллегаларыбыз үзләренең сәлам чыгышында республика җитәкчесенә олы рәхмәтләрен җиткерде. Корылтайның көн тәртибе ирекле. Рәсми өлештән соң һәркем үз фикерләрен җиткерә, башкаларның тәҗрибәләрен барлый ала.

Дөньяның төрле илләреннән килгән кардәшләрне уртак мәдәният, дини гореф-гадәтләр берләштерә. Бер-беребез турындагы мәгълүмат, яңалыкларны барлауда журналист зур хезмәт куя. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Журналистла ... Алга таба укырга »

Караулар: 529 | Өстәде: angel | Датасы: 27.05.2015 | Фикерләр (0)

1 2 3 4 »