Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияcе турында тарихи белешмә

Бастыру өчен

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе 1958 елдан тапшырыла. Премия КПСС Татар обкомы һәм ТАССР Министрлар Советының 1958 елның 8 апрелендә һәм 1965 елның 11 октябрендәге карарлары нигезендә булдырыла (1961-1965 елларда премия тапшырылмый).


Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ел саен Татарстан Республикасы Президенты Указы белән иң күренекле, җәмәгатьчелек ягыннан танылган, үзебезнең ил һәм милли мәдәниятне үстерүгә күренекле өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә, алар үзенчәлекле автор стиленә, яңалыкка һәм оригинальлеккә ия булырга, һөнәри осталыкның югары дәрәҗәсе белән аерылып торырга тиеш. Премия шулай ук сәнгать белгечлеге һәм әдәбият белгечлеге өлкәсендә иң яхшы фәнни тикшеренүләр өчен дә билгеләнә.


Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә дәүләт бүләгенең әһәмиятен күтәрү максатында Татарстан Президенты М.Шәймиевнең 2004 елның 31 декабрендә имзалаган 824нче санлы Указы нигезендә хәзер ел саен Татарстанда Габдулла Тукай исемендәге өч Дәүләт премиясе тапшырыла башлады. Аларның һәркайсының күләме 300 мең сумны тәшкил итә.


Бүгенге көндә әлеге Дәүләт бүләгенә 181 әдәбият һәм сәнгать әһеле һәм ике коллектив – Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән Кол Шәриф мәчете проектын эшләгән иҗат төркеме лаек булды.


Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең тәүге лауреатлары инде күптән татар милли сәнгатенең символларына, ә алар иҗат иткән әсәрләр сәнгать шедеврларына әверелде. Монда “Шүрәле” балеты авторы Фәрит Яруллинны, “Тукай” романын язган Әхмәт Фәйзине, “Җәлил” операсын иҗат иткән композитор Нәҗип Җиһановны, “Татар халык әкиятләре” китабына иллюстрацияләр ясаган рәссам Харрас Якуповны, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында К.Тинчуринның “Җилкәнсезләр” пьесасы буенча куелган спектакльдә Мисбах ролен уйнаган актер Хәлил Әбҗәлиловны гына искә алу да җитә. 

Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе турында кагыйдәнамә

Бастыру өчен

1. Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе мәшһүр, җәмгыять тарафыннан танылу тапкан, югары һөнәри осталыгы, авторлык стиле, яңалыгы һәм үзенчәлеге белән аерылып торучы, Ватан һәм милли мәдәният үсешенә өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре (рәсем сәнгате, музыка, театр, цирк эстрадасы, кино, архитектура һәм шәһәр төзелеше), шулай ук сәнгать белеме, әдәбият белеме өлкәсендә фәнни ачышлар өчен бирелә.

2. Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе Татарстан Республикасы Президенты Указы белән тапшырыла.

Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен бирү турында Татарстан Республикасы Президенты Указы Габдулла Тукайның туган көненә (26 апрель) басылып чыга.

3. Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган шәхесләргә “Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты” исеме, акчалата бүләк, диплом, лауреатның мактаулы билгесе һәм таныклык тапшырыла. Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе билгесе түшнең уң ягына Ленин һәм СССР Дәүләт премияләре, Россия Федерациясе дәүләт премиясе мактаулы билгеләреннән соң тагыла. Татарстан Республикасы Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен Татарстан Республикасы Президенты тантаналы рәвештә тапшыра.

4. Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе шәхси холыкка ия һәм, кагыйдә буларак, бер генә кешегә тапшырыла. Әгәр дә казанышларга ирешүдә берничә затның көче киткән булса, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе сигез кешедән артмаган коллективка бирелә ала. Бу очракта Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе дипломы, мактаулы билгесе һәм билге таныклыгы лауреатларның һәрберсенә тапшырыла, ә акчалата бүләк түбәндәгечә бүленә: 

өч кешедән торган коллективка тапшырылганда җитәкчегә акчалата бүләкнең яртысы түләнә, ә икенче яртысы калган ике кеше арасында тигез бүленә; 

ике автор булганда, акчалата бүләк үзара тигез бүленә; 

дүрт яки аннан күбрәк кеше булган коллективта җитәкчегә акчалата бүләкнең өчтән бере, ә калган өчтән икесе калган кешеләр арасында бүленә;

әгәр дә авторлар коллективы җитәкчене аерып чыгармый икән, акчалата бүләк коллективның барлык әгъзалары арасында тигез бүленә.

Аерым очракларда, яңа, аеруча мөһим уңышларга ирешкәндә, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларга икенче тапкыр да бирелергә мөмкин. 

Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидат итеп тәкъдим ителгән кеше вафат булса, премияне вафатыннан соң да тапшыру рөхсәт ителә. Лауреат вафат булган очракта диплом һәм мактау билгесе истәлек буларак аның гаиләсенә калдырыла, ә акчалата бүләк Россия Федерациясе законы нигезендә мирасчыларына бирелә.

Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва кылучылар арасында лаеклылар табылмаса яки Татарстан Республикасы Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен һәр елдагыча санда тапшыру өчен кандидатлар азрак булса, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе тапшырылмый яки аз санда бирелә.

5. Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва итүченең мәдәният һәм сәнгатьне үстерүгә керткән өлеше әлеге Кагыйдәнамәнең 1 нче пунктында күрсәтелгән шартларга туры килергә тиеш.

6. Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә  дәгъва итүче әсәр һәм хезмәтләрне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының башка министрлыклары һәм идарәчелекләре, Татарстан Республикасының иҗади берләшмәләре – Татарстан Республикасының Архитекторлар берлеге, Татарстан Республикасының Композиторлар берлеге, Татарстан Республикасының Язучылар берлеге, Татарстан Республикасының Театр әһелләре берлеге, Татарстан Республикасының Рәссамнар берлеге, Татарстан Республикасының кабул ителгән таләпләр нигезендә төзелгән башка сәнгать берлекләре, шулай ук оешмалар, фәнни учреждениеләр, мәдәният һәм сәнгать үзәкләре, югары уку йортлары, иҗтимагый берләшмәләр тәкъдим итә ала. Хезмәтләр ачык шартларда, киң җәмәгатьчелек катнашында коллегия, президиум, идарә утырышларында, сәнгать һәм фәнни советларда, хезмәт коллективлары җыелышларында, бәяләүгә югары таләпләр куелган, аның сәнгать үсешендә урынын билгеләүгә юнәлтелгән, премиягә дәгъва белдерүче һәр кандидатның иҗади өлешен бәяләгән шартларда тәкъдим ителә. 

Татарстан Республикасының министрлыклары һәм идарәчелекләре, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре үзләренең тәкъдимнәрен Татарстан Республикасы Мәдәният министрылыгы, ә оешма, фәнни учреждение, югары уку йортлары, иҗтимагый бергәлекләр – юнәлешләре һәм тәкъдим ителгән хезмәт һәм әсәрләрнең характеры буенча туры килгән Татарстан Республикасының сәнгать берлекләре  аша җиткерә ала.

Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы Татарстан Республикасы министрлыклары һәм идарәчелекләре, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре тарафыннан тәкъдим ителгән хезмәтләр һәм әсәрләрне Татарстан Республикасының шул министрлык һәм идарәчелек, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең җитәкчеләрен чакырып алдан фикер алышу оештыра.

Татарстан Республикасының сәнгать берлекләре предприятие, фәнни учреждение, югары уку йорты, иҗтимагый берлекләр тарафыннан тәкъдим ителгән хезмәт һәм әсәрләрне берлек әгъзаларын җыеп фикер алышу уздыра ала. Шуның нигезендә тәкъдим ителгән хезмәт һәм әсәрләрне яклау яки якламау турында карар кабул ителә. Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре буенча Комиссиясе Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә дәгъва кылучы хезмәт яки әсәрне тикшергәндә Татарстан Республикасы сәнгать берлекләренең әлеге фикерләрен игътибарга ала.

7. Татарстан Республикасы Габдулла Тукай исемендәге премиясенә дәгъва кылучы хезмәтләр һәм әсәрләргә кагылышлы тәкъдимнәр Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Татарстан Республикасы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе буенча Комиссиясенә һәр елның 15 февраленә кадәр кертелә. Халык алдында башкарылган, бастырылып чыгарылган, корылган һәм файдалануга тапшырылган көннән алып хезмәтләрне премия Комиссиясенә кабул иткән чакка кадәр 1 елдан артык вакыт узмаска тиеш.

8. Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва кылучы кандидатлар түбәндәге документ һәм материалларны тәкъдим итәргә тиеш:

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим итү турында үтенеч;

коллегиаль органның әлеге кандидатны (кандидатларны) тәкъдим итүе турындагы карары – Татарстан Республикасының сәнгать берлекләре яки башка оешмалар тәкъдим иткән очракта шул идарәнең коллегиаль органы; хезмәтнең тасвирламасы;

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъвалаучы хезмәт;

Татарстан Республикасы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва кылучы хезмәтнең һәр авторы сәнгатькә керткән өлеше турында белешмә, анкета мәгълүматлары (кадрлар учеты буенча кәгазь);

Татарстан Республикасы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва кылучы кандидатның (кандидатлар) авторлык хезмәтенә керткән мөһим элементларны күзалларга ярдәм итүче өстәмә материаллар (фотография, сызым, аудио- һәм видеоязмалар, репродукцияләр һ.б.), аларны дәгъва кылучы үз теләге белән тәкъдим итә ала.

Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъвалаучы материалларны тәкъдим итү буенча оештыру-техник мәсьәләләрне чишү Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгына йөкләнгән.

9. Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән хезмәтләр һәм әсәрләр, аларның материал һәм документлары белән Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе буенча Комиссиясе тарафыннан карала.

10. Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва кылучы әсәрләр һәм хезмәтләр турында басма чыганакларда, телевизион һәм радиотапшыруларда, җәмәгатьчелек җыелышларында, хезмәт һәм уку-укыту коллективларында, галимнәр, рәссамнар, редакция-нәшрият утырышларында төрле яклап фикер алышу уза.

Фикер алышу турындагы материаллар, бәяләмәләр, искәрмәләр Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе Комиссиясенә җибәрелә һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен тапшыруга кандидатларны тикшергәндә исәпкә алына. 

Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе Комиссиясе утырышлары вакытында спектакль, концерт программалары, кино- һәм телефильмнар, сынлы сәнгать әсәрләре күргәзмәләрен карау һәм тыңлауны оештыру Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасының “Татмедиа” массакүләм мәгълүмат агентлыгына йөкләнә.

11. Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре буенча Комиссиясе Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва кылучы әсәр һәм хезмәтләрне караганнан соң, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатларны билгели һәм Татарстан Республикасы Президентына Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен тапшыру турындагы Указны имзалауны сорап мөрәҗәгать итә.