Төп бит » 2015 » Гайнвар » 20 » Габдулла Тукай исемендәге премиягә кемнәр дәгъва кылыр?
13:48
Габдулла Тукай исемендәге премиягә кемнәр дәгъва кылыр?

Татарстан Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре буенча комиссия 2015 ел премиясенә дәгъва белдерүчеләрдән эшләр кабул итә башлый.

Әлеге мәртәбәле премиягә милли мәдәният үсешенә зур өлеш керткән һәм танылу алган әдәбият, сәнгать әсәре авторлары дәгъва кыла ала. Премия шулай ук сәнгать һәм әдәбият өлкәсендә зур фәнни ачыш ясаучыларга да бирелергә мөмкин.

Эшләр министрлыклар һәм ведомстволар, дәүләт, иҗтимагый һәм иҗади оешмалар, фәнни учреждениеләр, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре, югары уку йортлары тарафыннан тәкъдим ителә ала. Документлар 15 февральгә кадәр кабул ителә

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/40708-gabdulla-tukay-isemendәge-premiyagә-kemnәr-dәgva-kyilyir?.html

Караулар: 330 | Өстәде: angel | Рейтингы: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
avatar