Төп бит » 2014 » Февраль » 5 » Тукай айлыгы
17:30
Тукай айлыгы

Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музее Тукай айлыгы уздыра. Бүген бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында барган видеоконференциядә музей директоры Гүзәл Төхфәтова сөйләде.

“Быел, Мәдәният елында, айлыкны зур түземсезлек белән көтеп алдык”, - дип белдерде музей директоры һәм музей урнашкан Шамил йортына быел капиталь реконструкция үткәрү ниятләнүе турында хәбәр итте.

Гүзәл Төхфәтова сүзләренә караганда, 2 нче апрельдә музейда Халыкара балалар китабы көненә багышланган “Бала күңеле” чарасы узачак. Анда әдипләр, Татарстанның Язучылар берлегенең балалар әдәбияты секциясе җитәкчесе, Татарстан китап нәшриятының баш редакторы Ленар Шәехның, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимованың һәм башкаларның катнашуы көтелә.

Айлыкның беренче көннәрендә, 4 апрельдән башлап, музейга бүләк бирү көннәре булачак. Музейга килүчеләр Габдулла Тукайның үзе исән чагында язылган әсәрләрен, аның замандашлары белән бәйле материалларны, Иске Татар бистәсе тарихы турындагы язмаларны, материалларны тапшыра ала. “Былтыр без музей өчен Аппаковлар гаиләсеннән материаллар рәвешендәге кыйммәтле экспонатлар алдык. Быел да кызыклы материаллар кабул итәрбез дип ышанам”, - дип белдерде ул.

Шулай ук 4 нче апрельдә 14 сәгатьтә 2014 нче елда Габдулла Тукай премиясенә дәгъва кылучы кандидатлар белән очрашу узачак. Очрашуга килүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, әдәби әсәрләр тыңлый алачак.

Гүзәл Төхфәтова әйтүенчә, 15 нче апрельдә музейда узачак Төп нөсхәләр көне кысаларында, музей кунакларына ТР Милли музее, ТР Милли китапханәсе фондларыннан, ТР Милли архивыннан Г. Тукайның мемориаль әйберләре һәм төп документлары күрсәтеләчәк.

24-25 апрель көннәрендә Тукай укулары узачак. “Г. Тукай һәм татар мәдәнияте: мирасны актуализацияләү” исеме астында узачак укулар Мәдәният елына багышлана. Яңа экспозициядә Г. Тукайның биографиясе һәм иҗаты интерпретациясе – төп тема булачак.

26 нчы апрельдә исә Г. Тукайның туган көненә багышланган бәйрәм чарасы көтелә.

Автор: 

Гөлнар Гарифуллина
Караулар: 479 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
avatar