Төп бит » 2013 » Сентябрь » 2 » Тукай премиясенә лаек булган мәдәният һәм сәнгать әһелләре бүләкләнде
11:26
Тукай премиясенә лаек булган мәдәният һәм сәнгать әһелләре бүләкләнде

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе – республиканың мәдәният һәм сәнгать дөньясындагы иң зур бүләк. Аны тапшыру тантанасыннан да мәртәбәлерәк чара юк һәм була да алмый. 30 август көнне Камал театры каршына җыелган күпсанлы халык моның шулай икәнлегенә тагын бер кат инанды.

Бүген Татарстанда зурлап Республика көнен билгеләп үтәләр. Гадәттәгечә, әлеге бәйрәмнең иң күркәм чарасы – Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы.

2013 елда лауреатлар – бишәү

Һәр елдагыча, әлеге мәртәбәле бүләкләрне лаеклы хуҗаларына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Чарада Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, премьер-министр Илдар Халиков, Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин һәм башка бик күп рәсми затлар катнашты.

Быел Тукай премиясе лауреатлары бишәү. Алар - Габдулла Тукайга багышланган сәнгать әсәрләре һәм Казан, Җаектагы (Уральск) Тукай музейларында тематик күргәзмәләре өчен Татарстанның халык рәссамы Ильяс Айдаров, “Мәхәббәттә гөнаһ бар”, “Синдә минем хакым бар” китаплары һәм “Хатыннар сагышы” әсәре өчен язучы Нәбирә Гыйматдинова, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелган “Кара чикмән” спектаклендә - Буретта, “Курчак туе”нда – Наташа, “Арбалы хатыннар” спектаклендә Гайшә образларын иҗат иткәне өчен Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Алсу Гайнуллина, декоратив-гамәли сәнгать остасы - Габдулла Тукай истәлегенә багышлап, күн мозаикасы техникасында башкарылган хезмәтләр циклы өчен Софья Кузьминых һәм “Җиңүнең хатын-кыз йөзе” бишенче симфониясе өчен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Шамил Тимербулатов.

Тукай премиясен тапшыру Президент өчен дә зур мәртәбә

“Габдулла Тукайның ни дәрәҗәдә бөек шәхес булуын татарстанлылар гына түгел, ә бөтен дөнья белә. Бу мактаулы премия инде 55 ел дәвамында тапшырылып килә. Шушы вакыт эчендә аңа барлыгы 193 кеше лаек булды. Әлеге сәхнәдә чираттагы премия лауреатларын бүләкләү минем өчен зур мәртәбә”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында.

Лауреатлар исеменнән Татарстан һәм Россиянең халык артисты Алсу Гайнуллина чыгыш ясады. “Тукай, чыннан да, һәрбер татар кешесе өчен бөек шәхес. Без барыбыз да аның шигырьләрен сөйләп, әсәрләрен укып үскән. Шуңа күрә, бу зур бүләкне кабул итеп алу барыбыз өчен дә зур шатлык. Сәнгать кешесе өчен моннан да зуррак бүләк була алмый”, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Алсу ханым.

Чарага халык шактый җыелган иде. Алар тантана тәмамланганнан соң да таралырга ашыкмады. Күпләр, өстән яңгыр явып торуга да карамастан, Каюм Насыйри урамына театральләштерелгән тамаша карарга юнәлде. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки күптән түгел генә җәяүлеләр “карамагына” күчкән урамдагы бу чара халыкны Иске Татар бистәсе тарихына алып кайта, халыкка татар милли үзенчәлек һәм традицияләре турында сөйли, аларны Казан ханлыгы чоры белән таныштыра, шул рәвешле Тукай премияләре тапшыру тантанасының үзенә күрә бер матур дәвамы да булып тора.

Караулар: 317 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
avatar