Главная » 2015 » Февраль » 05

Әстерхан өлкәсе милли-мәдәни җәмгыятьләре үз халыкларының бөек шагыйрьләре әсәрләрен тәрҗемә иттерү өчен “Каспий – дуслык диңгезе” исемле иҗади бәйге уздыра.

2015 ел Россиядә Әдәбият елы буларак игълан ителү уңаеннан, Россия Язучылар берлегенең Әстерхан өлкәсе бүлеге һәм җирле дагыстан, казах, калмык, әзербайҗан, татар – барлыгы биш милли җәмгыять биш шагыйрьнең шигырьләрен русчага тәрҗемә итәргә тәкъдим итә. Алар – казах шагыйре Абай Кунанбаев, әзербайҗан шагыйре Сәмәд Вургун, авар шагыйре Мөхәммәт Әхмәтов, калмык шагыйре Николай Санджиев һәм татар шагыйре Габдулла Тукай.

Тукай исеме Әстерхан ягында гомер кичерүче татарларга гына түгел, башка милләтләргә дә яхшы таныш. Узган гасыр башында яшәгән шагыйрьнең 1911 елда Әстерханда кунак булып китүе дә мәгълүм. Тукайның иҗатын Әстерхан җирендә танытуга күп көч куйган “Дуслык” татар ... Алга таба укырга »

Караулар: 384 | Өстәде: angel | Датасы: 05.02.2015 | Фикерләр (0)

24 апрель 18:30да "Фикер" киноклубында Г.Тукайга багышланган кичә: "Тукай 121" киносын карыйбыз!Керү ирекле. Казан, К.Маркс, 41.

Караулар: 394 | Өстәде: angel | Датасы: 05.02.2015 | Фикерләр (0)