Главная » 2015 » Март » 31

Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музее Тукай айлыгы уздыра. Бүген бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында барган видеоконференциядә музей директоры Гүзәл Төхфәтова сөйләде.

“Быел, Мәдәният елында, айлыкны зур түземсезлек белән көтеп алдык”, - дип белдерде музей директоры һәм музей урнашкан Шамил йортына быел капиталь реконструкция үткәрү ниятләнүе турында хәбәр итте.

Гүзәл Төхфәтова сүзләренә караганда, 2 нче апрельдә музейда Халыкара балалар китабы көненә багышланган “Бала күңеле” чарасы узачак. Анда әдипләр, Татарстанның Язучылар берлегенең балалар әдәбияты секциясе җитәкчесе, Татарстан китап нәшриятының баш редакторы Ленар Шәехның, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимованың һәм башкаларның катнашуы көтелә.

Айлыкның беренче көннәрендә, 4 апрельдән башлап, музейга бүләк бирү көннәре булачак. Музейга килүчеләр Габду ... Алга таба укырга »

Караулар: 310 | Өстәде: angel | Датасы: 31.03.2015 | Фикерләр (0)