Төп бит » 2015 » Июнь » 13 » Кабан арты мәчетендә “Рамазан чатыры”
11:06
Кабан арты мәчетендә “Рамазан чатыры”

18 июньдә 20.00 сәгатьтә Кабан арты мәчете территориясендә (Казан шәһ., Һ.Такташ ур., 26 йорт) “Рамазан чатыры” исемле чара оештырыла. Биредә казанлылар мөселманнарның кунакчыллыгын күреп, аларның күпгасырлык мәдәнияты белән таныша алачак.

Бәйрәм ачылышында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Республика Хөкүмәте һәм Казан шәһәре мэриясе, Россиянең традицион конфессия башлыклары чыгыш ясаячак. Рамазан ае турында музыкаль номерлар, уразага багышланган видеоматериал тәкъдир итү көтелә, дип хәбәр итә проект авторлары.

Чакырылган кунаклар арасында – Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов, Казан шәһәре мэры И.Р.Метшин, Республиканың Хөкүмәт һәм Дәүләт Советы әгъзаләре, муниципаль берәмлекләр вәкилләре, мөселман дәүләтләре консуллары, милли республикаларның вәкаләтле вәкилләре, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, сәясәтчеләр, табиблар, спортчылар һ.б.

“Рамазан чатыры” – үзенчәлекле хәйрия һәм мәдәни-агарту проекты. Чатыр ишекләре 18 июньнән 15 июльгә кадәр, кунакларның милләтенә, диненә карамастан, һәркем өчен ачык. Теләгән барлык кеше дә тәмле милли ризыклардан авыз итә һәм үзенчәлекле мәдәни программаның шаһите була ала.

Чатырдагы һәр көн кабатланмас булачак, биредә 10 милли республика кичәсе, ятим сабыйлар өчен 3 балалар бәйрәме, Коръән уку бәйгесенә сайлап алу туры, мәдәният, мәгариф, спорт көннәре һ.б. бик күп чаралар планлаштырылган.

Чатыр эшләү дәверендә анда 6 меңнән артык кунак кабул итү көтелә.

http://tatarile.org/news/tt/node/5330

"Intertat.ru" республика электрон газетасы редакциясе"

Караулар: 615 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
avatar