18 июньдә 20.00 сәгатьтә Кабан арты мәчете территориясендә (Казан шәһ., Һ.Такташ ур., 26 йорт) “Рамазан чатыры” исемле чара оештырыла. Биредә казанлылар мөселманнарның кунакчыллыгын күреп, аларның күпгасырлык мәдәнияты белән таныша алачак.
Бәйрәм ачылышында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Республика Хөкүмәте һәм Казан шәһәре мэриясе, Россиянең традицион конфессия башлыклары чыгыш ясаячак. Рамазан ае турында музыкаль номерлар, уразага багышланган видеоматериал тәкъдир итү көтелә, дип хәбәр итә проект авторлары.
Чакырылган кунаклар арасында – Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов, Казан шәһәре мэры И.Р.Метшин, Республиканың Хөкүмәт һәм Дәүләт Советы әгъзаләре, муниципаль берәмлекләр вәкилләре, мөселман дәүләтләре консуллары, милли республикаларның вәкаләтле вәкилләре, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, сәясәтчеләр, табиблар, спортчылар һ.б.
...
Алга таба укырга »