Төп бит » 2015 » Май » 22 » Казанда Тукай туганнары очраша
11:46
Казанда Тукай туганнары очраша

Бүген 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай нәселенең дәвамчылары белән очрашу оештырыла.


Г.Тукай әдәби музеенда кызыклы экскурсияләр, музей бәйрәмнәре уздыру белән беррәттән, фәнни-тикшеренүләргә дә зур игътибар бирелә. Шагыйрь һәм аның даирәсе белән бәйле экспонатлар өйрәнелә, шуның нәтиҗәсе буларак матбугатта мәкаләләр басыла, фәнни хезмәткәрләр һәм музейга килүчеләр кулланыр өчен китапханә туплана, дип хәбәр итә музей хезмәткәрләре.

2011 елда Тукаевларның Кушлавычтагы музей-йорты экспозициясе өчен электрон шәҗәрә төзегәндә музей хезмәткәрләре тарафыннан шагыйрьнең нәсел җепләре өйрәнелде. Шул вакытта Г.Тукайның әтисе ягыннан 120, әнисе ягыннан 90 туганы барлыгы ачыкланды.

Г.Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең варислары әле бер тапкыр да җыелмаган иде. Шуңа күрә дә музей хезмәткәрләре, шагыйрьнең иҗатын сөючеләр һәм өйрәнүчеләр өчен бу очрашу әһәмиятле вакыйга булачак. Шагыйрьнең туганнары белән аралашу музей хезмәткәрләренә, фән эшлеклеләренә Тукай шәҗәрәсе белән бәйле фактларны ачыкларга ярдәм итәр һәм музейны яңа экспонатларга баетыр дип көтелә.

Г.Тукайның Арча районындагы Яңа Кырлай һәм Кушлавыч әдәби-мемориаль дәүләт музей комплексы белән берлектә уздырылачак очрашуга бөек шагыйрьнең иҗаты һәм тормышы белән кызыксынучылар чакырыла.

http://intertat.ru/tt/madaniyat-tt/item/44658-kazanda-tukay-tugannaryi-ochrasha.html

Караулар: 335 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
avatar