Главная » 2015 » Май » 22

Бүген 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай нәселенең дәвамчылары белән очрашу оештырыла.


Г.Тукай әдәби музеенда кызыклы экскурсияләр, музей бәйрәмнәре уздыру белән беррәттән, фәнни-тикшеренүләргә дә зур игътибар бирелә. Шагыйрь һәм аның даирәсе белән бәйле экспонатлар өйрәнелә, шуның нәтиҗәсе буларак матбугатта мәкаләләр басыла, фәнни хезмәткәрләр һәм музейга килүчеләр кулланыр өчен китапханә туплана, дип хәбәр итә музей хезмәткәрләре.

2011 елда Тукаевларның Кушлавычтагы музей-йорты экспозициясе өчен электрон шәҗәрә төзегәндә музей хезмәткәрләре тарафыннан шагыйрьнең нәсел җепләре өйрәнелде. Шул вакытта Г.Тукайның әтисе ягыннан 120, әнисе ягыннан 90 туганы барлыгы ачыкланды.

Г.Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең варислары әле бер тапкыр да җыелмаган иде. Шуңа күрә дә музей хезмәткәрләре, шагыйрьнең иҗатын сөючеләр һәм өйрәнүчеләр ... Алга таба укырга »

Караулар: 334 | Өстәде: angel | Датасы: 22.05.2015 | Фикерләр (0)