Төп бит » 2015 » Февраль » 3 » Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда кичә узды
17:24
Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда кичә узды

Күренекле дин галиме, публицист, җәмәгать эшлеклесе Муса Бигиевның тууына 140 ел тулу уңаеннан Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда кичә узды.

Татар шагыйре Габдулла Тукайның замандашы Муса Бигиев (1875-1949) – каршылыклы чорда яшәсә дә күпкырлы белем алырга омтылган бай эрудицияле, югары зәвыклы галим. Ун ел дәвамында Гарәбстан, Сүрия, Мисыр, Истанбул уку йортларында белем эстәү аның дөньяга карашын киңәйтә, ә Петербург университетында уку аны юридик яктан белемле итә. Дин гыйлемен тирәнтен өйрәнеп, Ислам диненә реформа ясау, аны җанландыру, заманның иҗтимагый тормышы, фәне таләпләренә җайлаштыру идеясен алга сөргән дини-фәлсәфи хезмәтләрен бастыра. Революция елларында дин әһелләрен кысырыклау башлангач кулъязмаларын яшерен рәвештә Германиягә озата. Ислам милләтендә дини, әдәби, иҗтимагый, сәяси мәсьәләләрне үз эченә алган әсәр Гаяз Исхакый мөхәррирлегендә 1923 елда Берлинда, “Исламият әлифбасы” исеме белән басылып чыга. Галим тормышының соңгы еллары Мисырның Каһирә шәһәрендә үтә.

Габдулла Тукай әдәби музеенең даими экспозициясендә Муса Бигиевнең фотосын, шулай ук Мәрьям һәм Гөлсем Бигиеваларның рәсемен, аның хокук белеменә багышланган китабын күрергә мөмкин. Музейда узган кичәдә галимнең Татарстан Милли музее фондларында сакланган китаплары, документлары да күрсәтелде. Киң җәмәгатьчелек алдында күренекле дин һәм әдәбият галимнәре, сәнгать әһелләре чыгыш ясады.

Караулар: 405 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
avatar