Төп бит » 2015 » Июнь » 4 » “Книга-фест 2015” II шәһәр китап фестивале була
10:57
“Книга-фест 2015” II шәһәр китап фестивале була

Иртәгә, 5 июнь көнне сәгать 11.00 дә, А.С. Пушкинның туган көне алдыннан, Казанда “Книга-фест 2015” II шәһәр китап фестивале була. Ул Россиядә Әдәбият һәм Татарстанда Парк һәм скверлар елы уңаеннан уздырыла.

Фестиваль Лядской бакчасында сәгать 16.00 ләргә кадәр дәвам итәр дип ниятләнә. Анда тематик аллеялар һәм төрле зоналар эшләячәк.

Фестивальдә катнашучылар өчен ”Казан утары” күргәзмәсе, “Сугышны кичкән китаплар” сирәк китаплар экспозициясе, “Шәһәр бакчасында ... уйный” концерт мәйданчыгы эшләячәк. Шулай ук, “Пушкин балында” булу, шагыйрь һәм язучыларның әсәрләрен тыңлау, “Ирекле микрофон”га китаплар уку мөмкинлеге дә бар. Моннан тыш, “Укучы Казан” фотокүргәзмәсен тәкъдим итү дә ниятләнә.

Балалар мәйданчыгында мастер-класслар, рольләрне алмаштырып укулар, әдәби викториналар оештырылачак. Табигатьне яратучылар өчен яшь натуралист мәйданчыгы һәм хайваннарны тотып карарга мөмкин булган зоопарк эшләячәк.

Фестиваль дәвамында “Үзең укыдыңмы — башкага да бир” буккроссингын уздыру да күздә тотыла. Шулай ук, күргәзмәдә тәкъдим ителгән китапларны сатып алу мөмкинлеге дә булачак.

Чарада катнашучылар А.С. Пушкин әкиятләре геройлары белән фотосурәткә төшү мөмкинлегенә дә ия, диелә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Ленар Сөләйманов

http://tatarile.org/news/tt/node/5323

Караулар: 567 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
avatar