Төп бит » 2015 » Март » 12 » Кытайда “Татар киеме салоны”
11:13
Кытайда “Татар киеме салоны”

Салонның хуҗабикәсе – милли бизәкле татар киемнәрен тегеп чит илдә халыкка танытучы, үз милләтенең горур кызы булган Пәрхинур Әнвәр кызы Хәсән. Бу эшкә ул балачактан ук әнисеннән күреп кызыгып килгән. Әнисе Сәрвәр кечкенәдән Пәрхинурны татар киемнәрен, түбәтәйләр, яулыклар, сөлгеләр тегәргә өйрәткән. Шул хисләр белән тибрәнеп, балачак хыялын тормышка ашыру өчен ничә еллар буе көч куеп, авыр юллар кичереп, 2004 нче елның январь аенда “Татар киеме салоны”н ача. Әлбәттә, документлар әзерләү, салонның кирәклеген дәлилләү җиңел генә булмый. Салонда 5 хезмәткәр эшли, 6 профессиональ тегү машинкасы сатып алынган. Бу - чит илдә яшәүче татарларыбызның дәүләт ягыннан билгеләнгән татар киемен ясау салонының бренды, билгесе.

Билгеле, бу кибеттән татар киемнәренә заказ бирүчеләр саны бик күп булмаса да, Сабан туе бәйрәменә катнашучыларның 95% киеме бу салонда тегелгән. Хәзерге көндә бу салонга Австралиядән, Алма-Атадан, Бишкек, Ташкенттан һәм берничә Азия иленнән дә заказ килә башлаган. 

http://tatarile.org/news/tt/node/4960

Караулар: 303 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
avatar