Төп бит » 2015 » Июнь » 3 » Татарча яңа календарь дөнья күрде
11:02
Татарча яңа календарь дөнья күрде

Мәктәп укытучыларына 2015-2016нчы уку елында зур ярдәмлек булырлык “Гаилә һәм мәктәп календаре” әзерләнде.

Татар мөселман календарьләре безнең халыкта элек-электән үк бик популяр. Ә ни өчен шундый ук календарьне безнең укытучылар, ата-аналар өчен дә чыгармаска? «Киләсе уку елында көтелә торган иң мөһим даталарны күрсәтеп, “Мәгърифәт”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Мәгариф” басмаларында чыккан иң кызыклы мәкаләләрне кертеп, уку-укыту һәм тәрбия бирү, күренекле шәхесләр турында файдалы язмаларны туплап, календарь чыгару хыялыбыз тормышка ашты – 384 битлек календаребез дөнья күрде», - дип хәбәр итә проект авторлары.

«Кризиска үч итеп, аның бәясен дә күп итмәдек: редакциядән килеп алучыларга – 115,00 сум. 10 данәдән күбрәк сатып алучыларга ташламалар каралган», - ди журналдагылар.

"Календарь" 2015/2016 нчы уку елында көтелгән иң мөһим вакыйгаларны үз эченә алган. Истәлекле даталарга әзерләнү өчен кызыклы, кыска материаллар, файдалы мәгълүмат та шунда тупланган. Һәр бит ахырында "Календарь" иясе үзенең искәрмәләрен, фикерләрен, планнарын да теркәп куя ала. Мондый календарь әле беренче тапкыр гына төзелә.

Өстәмә мәгълүмат (843) 222-06-09, 222-06-02 телефоннары буенча.

Ленар Сөләйманов

http://tatarile.org/news/tt/node/5315

Караулар: 537 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
avatar