Соңгы араларда “Shikәrnye” төркеменең "Инстаграм", "Манты" кебек клиплары социаль челтәрләрдә зур популярлык казанды. Ә Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановның туган көне уңаеннан видеокотлавы интернетны тагын бер кат "шартлатып" алды.
Төркем егетләренең бу чыгышы нинди бәягә лаек булуын вакыт күрсәтер. Әлегә клипны карыйк.