Бүген Г.Тукай исемендәге әдәби музейда сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашу уза. Ветераннар өчен хәрби оркестр концерты, шулай ук музей буенча экскурсия әзерләнгән.
Иртәгә, 23 апрельдә 10:00 сәгатьтә Г.Тукай әдәби музеенда “Тукай укулары” түгәрәк өстәле узачак.
Мәдәни программа 24 апрельдә, ягъни Бөтендөнья китап көнендә тәмамланачак. Бу көнне музейда китап ярминкәсе ачыла, ярминкәдә яңа китаплар тәкъдим ителәчәк, дип уртаклаша шәһәр мэриясенең рәсми порталы.