Главная » 2015 » Апрель » 27

Туган телем – Тукай теле

Ямьле яз айлары белән кабат Тукай кайтты. Апрель ае җитү белән бар төбәкләрдә шигырь бәйрәмнәре, Тукай көннәре уза. Ул иҗат иткән сихри әсәрләр менә инде күпме еллар халкыбыз күңелендә бер моң булып яши.
Китапханәләребездә дә татар халкының горурлыгы булган Габдулла Тукайның иҗатын тирәнтен өйрәнү, аның шәхесе үрнәгендә яшь буынны тәрбияләү юнәлешендә эзлекле эш алып барыла. Бу айда Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә дә һәр елны Тукай атналыгы игълан ителә. Әлеге атналык кысаларында төрле чаралар үткәрелә.

Караулар: 413 | Өстәде: angel | Датасы: 27.04.2015 | Фикерләр (0)