Төп бит » 2015 » Апрель » 27 » Туган телем – Тукай теле
12:57
Туган телем – Тукай теле

Туган телем – Тукай теле

Ямьле яз айлары белән кабат Тукай кайтты. Апрель ае җитү белән бар төбәкләрдә шигырь бәйрәмнәре, Тукай көннәре уза. Ул иҗат иткән сихри әсәрләр менә инде күпме еллар халкыбыз күңелендә бер моң булып яши.
Китапханәләребездә дә татар халкының горурлыгы булган Габдулла Тукайның иҗатын тирәнтен өйрәнү, аның шәхесе үрнәгендә яшь буынны тәрбияләү юнәлешендә эзлекле эш алып барыла. Бу айда Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә дә һәр елны Тукай атналыгы игълан ителә. Әлеге атналык кысаларында төрле чаралар үткәрелә.



Быел китап укучылар соравы буенча шәһәр үзәк китапханәсендә балалар һәм өлкәннәр арасында бишенче тапкыр «Туган телем – Тукай теле» дигән иҗат бәйгесе үткәрелде һәм ул шәһәр күләмендә оештырылды. Аның җиңүчеләре 23 апрельдә «Тукай эзләре буйлап» дигән бәйрәмдә чыгыш ясадылар. Бәйге ике номинациядә уздырылды. Беренче номинациядә балалар Тукайның һәм Чаллы төбәге язучыларының әсәрләрен башкардылар.

«Тукай дөньясы» дигән икенче номинация декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре бәйгесе буларак үткәрелде. Биредә мәктәп укучылары кул астында булган чималлардан шагыйрьнең шигъри персонажларына кул эшләнмәләре башкарды. Күңелгә кереп калган «Су анасы», «Шүрәле» әкиятләренә карата эшләр аеруча күп килде. Бәйгедә барлыгы 70 кеше катнашты, һәр катнашучыга дипломнар һәм җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әлеге эшләнмәләр буенча китапханәдә ун көн дәвамында “Тукай дөньясы” дигән күргәзмә дә эшләде. Аның ачылу тантанасы апрель уртасында китапханәдә узган “Чаллы – дуслар каласы” этник фестивальдә булды. Биредә үк Тукайга багышланган зур китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.



Тукай атналыгында шагыйрьгә багышлап мәктәп укучылары арасында «Без Тукайны беләбезме?» дигән уен-викторина һәм «Тукай эзләре буйлап» исемле әдәби кичә дә үткәрелде. Әлеге чараларда китап сөючеләр шагыйрьнең әсәрләрен укыдылар, аның иҗаты турында фильмнар, әкиятләренә төшерелгән мультфильмнар карадылар. Ә Тукайның туган көнендә Чаллыда шагыйрьне искә алу бәйрәме дә узачак. Бу көнне аның һәйкәленә чәчәкләр кую каралган.


Рәйсә САЛИХОВА, Чаллы шәһәр үзәк китапханәсенең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе
 
Караулар: 413 | Өстәде: angel | Рейтингы: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
avatar