Главная » 2015 » Апрель » 07

Быел танылган педагог, дәреслекләр төзүче галим Вәли ага Хаҗиевка 105 яшь тулыр иде, аяныч ки, ул 2002 елда (96 яшендә) фани дөньядан мәңгелек йортка күчте. Урыны җәннәттә булсын! Тукайның якын дусларыннан берсе – Вафа Бәхтияровның1 кайбер язмалары, ягъни архивының бер өлеше Вәли агада сакланган. Вәли аганың тол карчыгы Мәстәгыйдә апа шуларны миңа тапшырган иде. Мин аларны тамгасарга (компьютерга) керттем. «Тукай турында замандашлары» исемле китапта бу истәлекләрнең беркадәре басылды инде2.

Истәлекләр ниндидер исәп-хисап башкарылган саргылт кәгазьнең чиста ягына гарәп хәрефләре белән төшерелгән. Язмаларда «1942», «1949», «1950» саннары күренә. Язылган еллары, ахры. Кайбер өзекләрне кемдер (бәлки Вафа ага үзедер?) кириллицага күчергән. Җәмгысы өч юка дәфтәр. Тукайга һәм аның замандашларына кагылышлы җирләрне «Безнең мирас» журналы укучылары игътибар ... Алга таба укырга »

Караулар: 518 | Өстәде: angel | Датасы: 07.04.2015 | Фикерләр (0)