Төп бит » 2015 » Апрель » 7 » Тукай турында истәлекләр
13:22
Тукай турында истәлекләр

Быел танылган педагог, дәреслекләр төзүче галим Вәли ага Хаҗиевка 105 яшь тулыр иде, аяныч ки, ул 2002 елда (96 яшендә) фани дөньядан мәңгелек йортка күчте. Урыны җәннәттә булсын! Тукайның якын дусларыннан берсе – Вафа Бәхтияровның1 кайбер язмалары, ягъни архивының бер өлеше Вәли агада сакланган. Вәли аганың тол карчыгы Мәстәгыйдә апа шуларны миңа тапшырган иде. Мин аларны тамгасарга (компьютерга) керттем. «Тукай турында замандашлары» исемле китапта бу истәлекләрнең беркадәре басылды инде2.

Истәлекләр ниндидер исәп-хисап башкарылган саргылт кәгазьнең чиста ягына гарәп хәрефләре белән төшерелгән. Язмаларда «1942», «1949», «1950» саннары күренә. Язылган еллары, ахры. Кайбер өзекләрне кемдер (бәлки Вафа ага үзедер?) кириллицага күчергән. Җәмгысы өч юка дәфтәр. Тукайга һәм аның замандашларына кагылышлы җирләрне «Безнең мирас» журналы укучылары игътибарына тәкъдим итәм.

Вафа Бәхтияровның язу өслүбе сакланды. Танылмаган сүзләр урынына күп нокта куелды. Бүлек исемнәре минем тарафтан билгеләнде. Кайбер язмаларга астөшермә рәвешендә аңлатма бирү кирәк табылды.

Рабит Батулла

Җилгә каршы төкермә

Тукай, гаскәри эштән калып, Казанга килгәч, Казан яшьләре арасында Ишми ишан турында төрле сүзләр ишетә. Аның яңалыкка каршы икәнен аңлап, яңалыкның чын дошманы дип санап, үзенең «Бер манигы тәрәкъкыйгә» («Алгарышка бер киртә») дигән шигырен яза.

Батарсың дим – йөгермә Нилгә каршы,

Кире кайтыр – төкермә җилгә каршы.

Батыр дип мактасалар – чикмә зәхмәт;

Көчек! Зинһар, дим, өрмә филгә каршы.

Бу шигырь бөтенләе белән алынмады.

Тукай Казанда берничә айлар торгач, тагын да шул ук Ишмигә карата «Кайда?» шигырен яза.

Кем дисез бу фетнәле эшләр башы?

Кайда бер хаксызга тәфтишләр3 башы?

Кем җигә безгә тәдәнни4 арбасын?

Кемгә ләгънәт әйтәсе һәм каргасы?

Бәдбәхет, мәлгунь кеше кем, дустларым?

Бер авылның чалмалы карт марҗасы!

Халык җырларын үзгәртеп, шул ук Түнтәр Ишмигә карата:

Кушмый ишан капкасы, нарат икән тактасы,

Нарат булмый нәрсә булсын, бар да донос акчасы.

Безнең урам – таш урам, ташу ага басудан,

Сакалына хөрмәт беткәч, милләт сата ачудан.

Бер ишан хәзрәт симерттем, күркә тавык ашатып,

Сагынсам корсагын карыйм чүмәләгә охшатып, – дип язды.

Никах

1907 елның ахыргы айларында Казанга Вакыйф Җәлал исемле бер егет килеп чыга. Бу матур егетнең «Бәянелхак» һәм «Нур» газеталарында берничә назымнары-бәетләре басылып чыкканлыктан, [ул] газета укучыларга билгеле кеше иде. Бу матур егет Казанга килеп чыккач, Казанда калу теләге белән Казан татар газеталарында эш, урын эзләп, эзләп тә табалмагач, Казан байлары, сәүдәгәрләре арасына кереп китә.

Бу егет татар байлары арасында дин, диянәт, Коръән, хәдистән «фәлсәфә сата». Кыскасы, панисламист Муса Бигиевнең агенты урынын тота. Вакыйф Җәлал Казан татар байлары, сәүдәгәрләре арасында яхшы кеше булып китә. Байлар арасында зур галим, белем иясе булып таныла. Байлар арасында мәҗлестән мәҗлескә бер дә калмый йөри. Кара көчләр арасында тәмам ышаныч казана. Шулай итеп, Вакыйф Җәлалны Казан байлары өйләндерү фикеренә төшәләр һәм мәшһүр бай Апанаевларның зур җир-су, урманнарга, шәһәрдә зур таш йортларга хуҗа булган илле-алтмыш яшьлек, кечерәк буйлы, артка-алга бөкресе чыккан, зур башлы, кечкенә борынлы, зур корсаклы, кәкре-камыт аяклы Фатыйма бикә Апанаевага өйләндерәләр. Бөтен байлар шау килеп, зур итеп, бөтен Казан аякка баскан хәлдә туй итәләр. (Насыйри урамы, 42 нче йорт[та].) Бу вакыйганы ишетеп һәм берничә тапкыр Вакыйфны югарыда күрсәткән бикәсе белән урамда атта барганын күреп, Тукай түбәндәге шигырен яза («Әл-ислах» газетасына бирә, шигырь басылып та чыга).

Күңелләр саф чагында шәп, матур кыз сайлыйлар анлар:

«Булыр безнең хатын булса, йөзе айдай», – диләр анлар.

Әгәр дә басса дөнья һәм муеннарда бурыч тулса,

Убырлы карчыгыңны да алырлар, акчасы булса.

Шул чорда озын буйлы бер ирнең тәбәнәк бер хатын белән үбешеп торганын күрсәткән открытка бар иде. Открыткада мондый сүзләр язылган иде: «Весь мир обойдешь, такой пары не найдешь!»

Бу открытка – Вакыйф Җәлалның шәүкый Фатыйма Апанаевага өйләнүе мөнәсәбәте белән берәү тарафыннан ясатылган рәсем иде.

Тиз картаерсың

1907-1908 елларда Тукай еш-еш кына түбәндәге шигырьне кычкырып укый торган иде.

Бер бай углы, бер җегет,

Кайтты Истамбул җөреп;

Сарфы төркине ятлап;

Французча лыгырдап.

Мин бу шигырь ... Йосыф Акчурин турында булса кирәк, дип уйлый торган идем. ... Йосыф Акчурин мәдрәсәи «Мөхәммәдия»дә берничә ел төрекчә «Сарфы5 төрки» дәресләре укытты. [Тукай] татар укучыларына Истамбул-төрек сарфы укытуга эче пошып, татарлар өчен кирәксез бер эш, дип уйлаган булса кирәк, дип йөри идем.

1909-1910 елларда, шул ук шигырьне үзгәртеп, «бер бай углы, бер җегет» урынына «бер шәһәрнең бер җегет» дип җырлый торган булды. Монысы инде Ибраһим Әмирхан, дип уйлана иде. Ибраһим Бәйрут, Истамбулда берничә ел «укып» кайтты. Мин берничә тапкыр бу [шигырь] турында Тукайдан сорасам да, [ул] миңа:

– Күпне белсәң, тиз картаерсың! – дип кенә җавап кайтара иде...

 

_____________________________________

1 Вафа Гали улы Бәхтияров 1881 елда Сарытау губернасы Хвалын өязе Зимница авылында туа. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлый. 1907-1909 елларда Казанда чыккан «Әл-ислах» газетасының рәсми мөхәррире булып тора (фактик мөхәррире, белгәнебезчә, Фатих Әмирхан). Шулвакытта Габдулла Тукай белән бик якыннан танышып китәләр. Вафаты – 1960 елда.

2 Җыентыкка истәлекләр «сөзелеп», «дөресләп» кертелүенә карамастан (мәсәлән, «Тукай белән Фатих Әмирхан бик еш сүзгә килешәләр иде» дигән җөмләдә оригиналдагы «карта уйнаганда» дигән сүзләр «төшеп калган» һ.б.), без ул урыннарны яңадан кабатлап бастырмаска уйладык. Киләчәктә алар да автор вариантындагыча урын алыр бәлки. Шунысын да искәртү мөһим: «Тукай турында замандашлары» җыентыгын төзүчеләр истәлекләрдәге кайбер фактик төгәлсезлекләрне табып уза. Шуңа күрә, ихтимал, бу мәкалә дә хаталардан хали түгелдер. Хәтер ничек шаярмас! Кыскасы, ул-бу булса, тукайчылардан хәбәр көтәбез. – Редакция.

3 Тәфтиш – тикшерү, ревизия.

4 Тәдәнни – артка китү, антипрогресс.

5 Сарыф – морфология.

http://intertat.ru/tt/madaniyat-tt/item/43137-tukay-turyinda-istәleklәr.html

Караулар: 518 | Өстәде: angel | Рейтингы: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
avatar