Иртәгә, 24 апрельдә, Казанда "Сәләт" йортында (Островский урамы 23) Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан бәйрәм чарасы уздырыла.
Татар әдәбияты өлкәсендәге талантлы балалар һәм яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм күрсәтү максатыннан уздырылучы бәйрәм программасына – "Сәләткә нур булган йолдызлар" республика бәйгесе җиңүчеләренең танылган язучы һәм мәдәният хезмәткәрләре белән очрашуы, шигырь укучылар конкурсы, аларны бүләкләү кебек чаралар кергән.
"Сәләткә нур булган йолдызлар" әдәби республика конкурсы - "Сәләт" яшьләр оешмасының өстенлекле проектының берсе. Максаты – мәктәп укучылары һәм студентларда әдәбиятка карата кызыксыну уяту, сәләтләрен ачыклау.
Ә шигырь укучылар конкурсы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.
...
Алга таба укырга »