13:17 "Сәләт" йорты Тукай бәйрәменә дәшә | |
Иртәгә, 24 апрельдә, Казанда "Сәләт" йортында (Островский урамы 23) Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан бәйрәм чарасы уздырыла. Татар әдәбияты өлкәсендәге талантлы балалар һәм яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм күрсәтү максатыннан уздырылучы бәйрәм программасына – "Сәләткә нур булган йолдызлар" республика бәйгесе җиңүчеләренең танылган язучы һәм мәдәният хезмәткәрләре белән очрашуы, шигырь укучылар конкурсы, аларны бүләкләү кебек чаралар кергән. Ә шигырь укучылар конкурсы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/43760-sәlәt-yortyi-tukay-bәyrәmenә-dәshә.html | |
|
Барлык фикерләр: 0 | |