Главная » 2015 » Апрель » 19

20-24 апрель көннәрендә Казанда Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында шигырь укучылар җыела. Биредә Габдулла Тукай исемендәге V Бөтенроссия бәйгесенең финал турлары уза.


Проект авторлары хәбәр иткәнчә, бәйге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Шигырь укучылар жюри әгъзаларына татар яки рус телләрендә татар әдипләренең Бөек Ватан сугышы турындагы шигырь яки проза әсәрләрен укыячак. Бәйге - шагыйрь Рәзил Вәлиев иҗатыннан “Сез кайсы халыктан? - дисәләр, Батырлар исемен атадым” шигъри юллары белән атала.

Бәйгедә катнашу өчен Татарстан Республикасы, Мәскәү, Красноярск, Омск, Сарытау, Пенза, Свердлау өлкәсе, Удмуртия, Мари Иле, Башкортстан республикаларында яшәүчеләрдән 250 артык гариза кабул ителде. Шигырь укучылар арасында 7 яшьлек балалар, театр һәм музыка училищесы, югары уку йортлары студентлары да бар. Бәйге 24 апрельдә М.Сәлимҗанов исемендәг ... Алга таба укырга »

Караулар: 339 | Өстәде: angel | Датасы: 19.04.2015 | Фикерләр (0)