Төп бит » 2015 » Апрель » 19 » Тукай исемендәге бәйге шигырь укучыларны җыя
13:21
Тукай исемендәге бәйге шигырь укучыларны җыя

20-24 апрель көннәрендә Казанда Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында шигырь укучылар җыела. Биредә Габдулла Тукай исемендәге V Бөтенроссия бәйгесенең финал турлары уза.


Проект авторлары хәбәр иткәнчә, бәйге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Шигырь укучылар жюри әгъзаларына татар яки рус телләрендә татар әдипләренең Бөек Ватан сугышы турындагы шигырь яки проза әсәрләрен укыячак. Бәйге - шагыйрь Рәзил Вәлиев иҗатыннан “Сез кайсы халыктан? - дисәләр, Батырлар исемен атадым” шигъри юллары белән атала.

Бәйгедә катнашу өчен Татарстан Республикасы, Мәскәү, Красноярск, Омск, Сарытау, Пенза, Свердлау өлкәсе, Удмуртия, Мари Иле, Башкортстан республикаларында яшәүчеләрдән 250 артык гариза кабул ителде. Шигырь укучылар арасында 7 яшьлек балалар, театр һәм музыка училищесы, югары уку йортлары студентлары да бар. Бәйге 24 апрельдә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында гала-концерт белән тәмамлана.

Исегезгә төшерәбез, шигырь укучыларның Г.Тукай исемендәге Бөтенроссия бәйгесе - милли мирасны саклау калу, татар телен пропагандалау, заманча милли шигъриятне үстерүгә, шулай ук балалар һәм яшьләр иҗатын активлаштыруга юнәлдерелгән социаль мәдәни-агарту проекты, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Бәйгене оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге һәм Татар федераль милли-мәдәни автономиясе.

Караулар: 339 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
avatar