Төп бит » 2015 » Апрель » 25 » 2015 елгы Тукай бүләге ияләре ачыкланды
11:48
2015 елгы Тукай бүләге ияләре ачыкланды

2015 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы дәүләт премиясе лауреатлары мәгълүм булды. Лауреатлар исемлеге тагын бер шагыйрә, рәссам һәм иҗади төркеменә артты.


Булатова Клара Гариф кызы: «Келәү: Шигырьләр, повесть, хикәя» (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013 ел), «Сәяхәтнамәләр: шигырьләр» (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013 ел), «К солнцу лицом» (Казан: Рухият, 2013 ел) китаплары өчен. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тәкъдим иткән.

Колмогорцева Ирина Константиновна: «Казан һәм Габдулла Тукай» график эшләнмәләр сериясе өчен.

Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театрының түбәндәге составтагы иҗат төркеме: Мәхәммәтҗанов Рәүфәл Сабир улы (идея авторы, проектның сәнгать җитәкчесе), Ковтун Георгий Анатольевич (балетмейстер-сәхнәгә куючы), Андреева Кристина Андреевна (балерина, Җанәкә ролен башкаручы), Тимаев Михаил Иванович (балет артисты, Батый хан рухы ролен башкаручы). «Алтын Урда» спектаклен һәм аның образларын тудырган өчен. Татарстан Республикасының Театр әһелләре берлеге тәкъдим иткән.

 

http://intertat.ru/tt/madaniyat-tt/item/43799-2015-elgyi-tukay-bүlәge-iyalәre-achyiklandyi.html

Караулар: 355 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
avatar