Төп бит » 2015 » Апрель » 21 » Музейларга керү бушлай яки Тукайга витрина гына калган
11:51
Музейларга керү бушлай яки Тукайга витрина гына калган

Музейларга керү бушлай яки Тукайга витрина гына калган

Мондый мөмкинлекне «Татарстан музейлары язы 2015» акциясе бүләк итә. Бу атнада республикабызның әйдәп баручы музейханәләре белән генә түгел, ә районнарда урнашкан ядкарханә экспозицияләре белән дә ирекле рәвештә танышырга менә дигән форсат.


Бүген «Татарстан музейлары язы» дип исемләнгән II музейара акция башланып китте. Акция икенче ел гына оештырылуына карамастан, халыкта шактый зур кызыксыну уятырга да өлгерде. Акция барышында күпбалалы гаиләләр, студентлар, өлкән буын вәкилләре дә музейларыбызны үз итеп өлгерә. Ә музей хезмәткәрләре алар өчен кызыклыдан-кызыклы махсус чаралар әзерли.



Бу хакта Татарстанан Милли музееның генераль диркторы Гөлчәчәк Нәҗипова шәхсән үзе хәбәр итте. “Әлеге музей проектын, фәкать үз чыгымнарыбызга гына таянып оештырабыз. Чарада дәүләт һәм муниципаль музейлар, сәнәгать предприятиеләре, учреждениеләр һәм уку йортларының ведомство музейханәләре, шулай ук республиканың шәхси музейлары катнаша. Акцияне Татарстан Милли музее башлангычы белән һәм республика Мәдәният министрлыгы ярдәмендә республика Музейлар ассоциациясе оештыра. Бу проект республикабыз халкын, шулай ук чит төбәктән килүчеләрне дә җәлеп итә. Киләчәктә “Татарстан музей ялы” республикабызның брендына да әверелергә мөмкин. Без моның өчен кулдан килгән бар көчебезне куябыз”, - диде Гөлчәчәк ханым журналистлар белән очрашу вакытында.

Быелгы музей акциясе Бөек Җиңүгә багышлана. Россиядә Әдәбият елы уңаеннан республика музейларында “Библиотөн-2015” акциясе дә узачак. Акциягә язучыларны да җәлеп итәләр. Татарстанның Милли музее бу көнне төнгә кадәр кунаклар кабул итәргә әзер. Ә 26 апрельдә республика уку йортлары, театр һәм китапханәләр белән берлектә төрле мавыктыргыч чаралар оештыра.



Казан Кремле музей-тыюлыгы да «Татарстан музейлары язы 2015» акциясенә махсус әзерләнгән. “Быел без беренче мәртәбә фәнни китаплар ярминкәсе оештырырга телибез. Ярминкәдә утызлап авторның басмалары урын ала. Биредә татар милләтенә, республика тормышына багышланган кызыклы материаллар тәкъдим ителәчәк”, - дип сөйләде музей-тыюлыкның директоры Зилә Вәлиева.

Казан Кремле музеенда автобуслы маршрут эшли башлый. “Казан Бөек Ватан сугышы елларында” дигән маршрут башкалабызның сугыш чорында тормышын күзалларга мөмкинлек бирәчәк. Автобуска утырып, Казанның Бөек Ватан сугышы чорында эшләп торган завод-фабрика һәм госпитальләр урнашкан истәлекле урыннар белән танышып чыгарга мөмкинлек булачак.

Әдәбият елында 4 музеебыз кабат ишекләрен ачарга җыена

Теге яки бу дәүләтнең икътисади хәлен билгеләгәндә, музейларга игътибар итәргә киңәш бирәләр. Үзендә чал тарих серләрен саклаган биналар төзек, матур икән, димәк бу ил хәлле һәм аның халкы да җитеш тормышта яши дигән сүз. Озак еллар Казанның Ленин музей-йорты, Горький исемендәге әдәби-мемориаль музее, Боратынский, Толстой музейханәләрендә төзекләндерү эшләре алып барылды. Татарстан Мәдәният министрлыгының музей эшен җәелдерү бүлеге башлыгы Дамир Натфуллин быел дүрт музеебыз да үз ишекләрен ачачак, дип белдерде. Май аенда булачак Ленин музей-йортының тантаналы ачылышына Геннадий Зюгановның килүе дә көтелә. Ә 26 апрель көнне данлыклы Болгар номерлары бинасының бер бүлмәсендә музей витринасы эшли башлый. Урамннан пыяла аша гына һәр узып барган кеше Тукайның Казанда иҗат иткән әсәрләре, китаплары белән таныша алачак. Музей-витрина Казан халык өчен яңалыгын яңалык, тик менә бөек Тукаебызны витринага гына урнаштыру белән татар җәмәгатьчелеге риза булырмы икән? Хәер, җитәкчеләребез Габдуллат Тукайның әдәби музеенда да тиздән төзекләндерү эшләре башланачак, дип ышандыра.

Белгечләр әйтүенчә, музей биналарының 1 квадрат метрын төзекләндерү 20-70 мең сумга төшә. Чагыштыру өчен Мәскәүдә бу сумма 100 меңнән башлана икән.

 

http://intertat.ru/tt/madaniyat-tt/item/43642-muzeylarga-kerү-bushlay-yaki-tukayga-vitrina-gyina-kalgan.html

Караулар: 409 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
avatar