Төп бит » 2015 » Апрель » 2 » Тукай премиясенә кемнәр лаек?
13:35
Тукай премиясенә кемнәр лаек?
Тукай премиясенә кемнәр лаек? (ФОТО)
 

Бүген Г.Тукай әдәби музеенда Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләгенә дәгъва итүче кандидатлар белән «Әйдә, халыкка хезмәткә!» дип аталган очрашу булып узды.


Очрашуда язучылар Рафис Корбан, Камил Кәримов, Ләбиб Лерон, рәссам Ирина Колмогорцева, кино режиссеры Илдар Матуров, ветеран Харис хәзрәт Салихҗан, балет биючеләре Кристина Андреева, Михаил Тимаев килгән иде.

Мәгълүм булганча, музей һәр ел саен Г.Тукай бүләгенә кандидат булган шәхесләр белән очрашулар оештыра. Биредә алар музей кунакларын үз иҗатлары һәм шагыйрьгә булган хис-тойгыларын җиткерә. 2015 елда Г.Тукай ТР Дәүләт бүләгенә дәгъва кылучылар исемлеге биредә.

 

 


Быелгы кандидатларны барлау башка елларга караганда шактый катлаулырак булды кебек, чөнки исемлек Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтында көттереп кенә урнаштырылды. Күпләрегез игътибар иткәндер, кандидатлар арасында быел 4 каләм әһеле бар. Быел кино режиссеры да үзен сынап карарга ниятләгән.  Татар киносы артык куандырмаса да, премия алуда бу мөһим түгел, дип уйлаганнардыр, күрәсең. Очрашу барышында иң күп тәнкыйть утына тотылганы да режиссер Илдар Матуров булды. Татар мохите хөкем сөргән Тукай әдәби музеенда режиссерның чыгышы рус телендә барды. Залга җыелган халык өчен бу күренеш бик үк ошап бетмәде. Шулай да республикабызда аякланып килүче кино сәнгатенә игътибар итүне хуплаучылар да булды.

Очрашуга шагыйрә Клара Булатова килә алмаган. Мөхтәрәм шәхесебез турында аның укучысы, спорт журналисты Атлас Гафиятов бәян итте. “Клара ханымның 50 дән артык китабы үз укучысын эзләп тапты. Ул – заманында диплом эшен дә шигъри юллар белән башкарган кеше. Олы яшьтә булуына карамастан, ул бүген дә яза, иҗат итә”, – диде Атлас әфәнде.

Камил Кәримовның кандидатурасы Тукай бүләгенә 3 тапкыр тәкъдим ителә. Ул инде бу хакта мәзәк тә чыгарган. Шаян холкы аңа үҗәтлегендә ярдәм итә торгандыр, күрәсең. “Һәркем үзен даһи дип исәпләргә хакы бар. Мескенләнеп, мин башкалардан ким, дип уйлап йөрсәң, язуның кирәге дә юк", – дип саный Камил ага.
– Балалар өчен язучылар бармак белән генә санарлык. Өч йөздән артык язучы арасында нибары 25е генә балалар аудиториясен колачлый, – ди Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан. Балалар өчен атап язган сирәкләр рәтендә булу, аңа Тукай бүләген алырга тулы хокук бирә дигән фикердән дә ерак йөрми кебек тоелды.
“Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон чыгышын Тукай музее бинасының мөшкел хәлдә булуына басым ясаудан башлады. Күп гасырлык әдәбиятка ия булган милләтнең, һичшиксез, әдәби музее булырга тиешлеген ассызыклады.
Рәссам Ирина Колмогорцеваның иҗаты белән  музейга килүчеләр таныша алды. Биредә Ирина ханымның «Казан һәм Габдулла Тукай» график эшләр сериясе күргәзмәсе эшли. Гомер буе балалар китабын бизәгән рәссам Тукай иҗатына олы ихтирамы барлыгын әйтте. Кылкаләм остасы Тукайдан аерылгысыз икәнен раслады.
Милиция подполковнигы, Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы Харис хәзрәт Салихҗан исә, үз чыгышында дин вә фән бәйләнеше турында бәян итте. 90 яшен тутырып килүче хәзрәтебез иман, яшәеш, вөҗдан төшенчәләренең асылын залдагыларга җиткерергә тырышты. (Хәзрәт белән әңгәмә).
Быелгы кандидатлар арасында, шөкер, яшь буын вәкилләре дә бар. Алар – М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында куелган “Алтын Урда” балеты артистлары: Кристина Андреева (балерина, Җанәкә ролен башкаручы), Михаил Тимаев (балет артисты, Батый хан рухы ролен башкаручы). Балет биючеләре Казан сәхнәсендә саллы спектакль куелуны зур шатлык дип бәяләде.
– Тарих, мәдәниятыбызны чагылдырган масштаблы проектта катнашу без – яшьләр өчен зур тәҗрибә булды. “Алтын Урда” балетын чит ил тамашачысы да зур алкышларга күмде, – диде балет биючеләребез.

Белешмә:
Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләге 1958 елның 10 апрелендә ТАССРның Министрлар Советы Указы белән бирелә башлый. Бүләк әдәбиятта, музыка һәм сынлы сәнгатьтә иң яхшы әсәрләр, оригиналь архитектура корылмалары авторларына бирелә. Тукай бүләген алучылар арасында шагыйрьләр, язучылар, композиторлар, рәссамнар, скульпторлар, архитекторлар, режиссерлар, актерлар бар. Лауреат исеме ТР Президенты Указы белән Г.Тукай туган көнендә игълан ителә, ә лауреат билгесе һәм акачалата бүләк Республика көнендә тапшырыла.
 
Бүгенге көндә лауреатлар исемлегендә 183 шәхес һәм ике иҗади коллектив – Татарстан Республикасы җыр һәм бию ансамбле, Кол Шәриф мәчете проекты авторлары бар.


Мөршидә КЫЯМОВА. Солтан ИСХАКОВ фотолары
 
Караулар: 424 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
avatar