Төп бит » 2015 » Апрель » 28 » Тукай рухына дога кылдылар
12:54
Тукай рухына дога кылдылар

Тукай рухына дога кылдылар

 

Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе дини чара оештырды. Казаныбызның Ш.Мәрҗәни мәчетендә Габдулла Тукай, Усман Әлмиев, Айрат Арслановлар рухына Коръән уку мәҗлесе булып узды. Филармония тарафыннан беренче тапкыр оештырылучы чарада сәнгать ветераннары катнашты.


Апрель ае татар халкының күп кенә мәшһүр шәхесләре туган ай. 1886 елның 26 апрелендә бөек шагыйребез Габдулла Тукай дөньяга килә, 1913 елның 15 апрелендә бакыйлыкка күчә (Татар филармониясе 1946 елдан бөек шагыйрнең исемен йөртә). Татарстанның халык артисты Усман ага Әлмиев 1915 елның 24 апрелендә туган, 2011 елның 14 апрелендә арабыздан китте (Татар филармониясендә 1953-1969 елларда эшләгән). Татарстанның халык артисты Айрат Арсланов 1928 елның 10 апрелендә туган, 2010 елның 23 апрелендә вафат булды (ул филармониядә 1965-1996 елларда хезмәт куйган).



Татар дәүләт филармониясе әлеге мөхтәрәм шәхесләр исеме белән бәйле чараларны һәрдаим үткәреп килә, ләкин дини яктан, мәрхүмнәрнең рухларына дога кылып оештырылганы юк иде. Мәҗлестә Усман Әлмиевнең 100-еллыгына багышлап чыгарылган, Тукай шигырьләреннән җыйналган, Айрат Арсланов тавышы язылган дисклар хәер итеп өләшенде.

Коръән ашына филармониядә төрле елларда эшләп киткән ветеран сәнгать осталары килгән иде. Татарстанның халык артистлары Эмиль Җәләлетдинов, Зөһрә Сәхәбиева, Искәндәр Биктаһиров, Гөлзада Сафиуллина Тукай шигырьләрен укыды, мөнәҗәтләр әйтте. Данлыклы нәфис сүз остасы Айрат Арслановның хатыны Мәрьям ханым Арсланова Усман Әлмиев һәм ире хакындагы җылы хатирәләре белән уртаклашты.


Г.Тукай исемен горур йөрткән филармония татар сәнгатендә күренекле урын биләп тора. Биредә эшләгән сәнгать осталары коллективның оешкан елларыннан ук, халыкка рухи байлык җиткерүдә армый-талмый көч куя. Илебез өчен катлаулы елларда да артистларыбыз халык рухын күтәрүдә зур эш башкарды. Бүгенге көндә татар филармониясе үз миссиясен горур алып бара. Биредәге концерт-тамашалар тулы залларда уза. Филармония халыкара проектлар оештыру белән бергә үз үткәнен дә барларга онытмый. Соңгы елда гына эшли башлаган “Илһамият” клубы моңа ачык мисал булып тора.
Мөршидә КЫЯМОВА

 

http://intertat.ru/tt/society-tt/item/43917-tukay-ruhyina-doga-kyildyilar.html

Караулар: 377 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
avatar